Эльмира Зарипова "Бергә булдырабыз" проектында актив катнашучыларны котлады

2018 елның 1 июне, җомга

1 июньдә Лаишта физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәкләренең Попечительләр советы утырышы булып узды.Чарада Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат-хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Лаиш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Мәдәният министрлыгы, тернәкләндерү үзәге вәкилләре катнашты.

Утырышның төп темасы Лаишта “Бергә булдырабыз” республика проектының тормышка ашырылуы иде. Шулай ук Попечительләр советы әгъзалары инвалид-балалар белән профориентлашу эшләре һ.б. мәсьәләләрне дә тикшерде.

Чара барышында “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыруда тырышлык күрсәткәннәрне котлау тантанасы да узды. Аларга Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Министр Эльмира Зарипова  республика проектында катнашканнарга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International