“Астра” тернәкләндерү үзәгендә җәйге каникул вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды

2018 елның 25 мае, җомга

25 майда “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җәйге каникул вакытында балаларның куркынычсызлыгы” турында сөйләштеләр. Чараны үткәрүче тәрбиячеләр:Татьяна Исхакова һәм Гөлчәчәк Самойлова балаларның җәйге каникул вакытында өйдә, урамда һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.

Балалар белән төрле вәзгыять вакытында игътибарлы һәм сак булырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Юлны чыкканда, велосипедта, скуторда, роликта һәм скейтта йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Махсус билгеләнгән урыннарда гына су коену мәсьәләләре дә каралды.

Чарада катнашучылар җәйге каникулларда игътибарлы булырга сүз бирде. Танып – белү сәгатендә 17 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International