15 майда Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгенең күчмә офисы «Большие Ключи» тернәкләдерү наркология үзәгендә булды.
Тернәкләндерү курсы узучыларга Яшел Үзән районы оешмаларына хезмәт урыннары тәкъдим ителде. Хезмәт базарындагы кызыклы мәгълүматлар җиткерелде.
Күпләрне үз эшен башлау мәсьәләсе кызыксындырды. Тормышның катлаулы сынаулары аша үтәргә мәҗбүр булган 18 егет, тернәкләндерү курсыннан соң яңа тормыш башларга җыена.