Чаллыда вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 25 мае, җомга

24 майда Чаллының мәшгульлек үзәге белгечләре «КАМАЗ» мәдәният йортында вакансияләр ярминкәсе оештырды.

Чарада 14 предприятие һәм оешмасының кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Алар арасында «КАМАЗ», «ТАТТЕЛЕКОМ», «Челны Холод» һ.б. оешмалардан да хезмәт урыннары тәкъдим итүчеләр бар иде. Барлыгы гражданнарга 124 вакансия буенча эш сайлау мөмкинлеге булды.

Ихтыяҗ булган һөнәрләр: транспортировщик һәм машина йөртүче, пешекче һәм официант, маляр эшләре буенча контролер, склад эшчеләре, эретеп ябыштыручы һ.б.

Моннан тыш ярминкәдә Чаллының вакансияләр банкындагы 5300 эшче урыннар белән дә танышырга мөмкин булды. Моннан тыш мәгълүмати брошюралар да таратылды.

Ярминкәгә барлыгы 119 кеше килде. Шуларның 10 сына хезмәт урыннарына юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International