Чаллының эш белән тәэмин итү һәм һөнәри белем үзәге инспекторы Светлана Бахмутова үзара хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә 21 май көнне профориентация буенча консультация уздырды.
Чара “Кояш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә адресланган иде.
Төркемле консультация барышында балалар Е. Климов методикасы буенча тест узды. Шулай ук профориентация буенча әңгәмәдә оештырылды. Балалар төрле һөнәрләр турында әтрафлы мәгълүмат алды.