«Ласка» приютында курчак спектакле

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

20 майда Красный Бор авылы мәдәният йортында, «Ласка» приюты карамагындагы балалар «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, «Петрушкада кунакта» дигән премьерга курчак спектакле күрсәтте.

Программа балалар һәм аларның ата-аналары өчен танылган әкиятләрнең элементлары буенча, уеннар һәм биюләр белән дәвам итте. Тәрбияләнүчеләр балачактан артист талантларын күрсәтә: өйрәнгән вакытта ук ролләрне персонажларның үз төсмерләрен биреп уйный.

Тамашачылар спектакльне яратып кабул итте. Соңыннан көчле алкышларларга күмделәр.

Тамашаның дәвамы урамда дәвам итте – артистлар һәм кунаклар урамга чыктык һәм үз гаиләләре турында шигырьләр укып, рәсемнәр ясады.

Артистларга бик күп яхшы сүзләр әйтелде, бик күп башкарылган эшләрне фотога төшерделәр, балалар алга таба да түземсезлек белән яңа премьералар көтеп торачак.

Тәрбияләнүчеләр «Рукавичка» түгәрәгенә дә бик яратып йөри. Үзләренең теләкләрен һәм талантларын күрсәтә.Приют коллективы барлык тамашачыларга, килгән кунакларга, аларның бүләкләренә, яхшы сүзләренә,котлауларына үзләренең рәхмәтен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International