Казанда вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

29 майда Мәскәү районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениясе вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра.

Ярминкә Исаев урамы, 18 нче йорт адресы буенча 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Килүчеләргә район предприятияләрендә вакантлы вазифа урыннарын, шул исәптән мөмкинлекләре чикле затлар өчен буш эш урыннары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге биреләчәк. Гражданнарга эшкә урнаштыруга булышлык итү, район предприятияләре кадрлар хезмәт вәкилләре белән очрашу; хезмәт һәм мәшгульлек законнары, дәүләт гарантияләре, халыкны эш белән тәэмин итү буенча күрсәтә торган хезмәтләр буенча консультацияләрне дә ярминкә көнне белешергә мөмкин ди, чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International