«Мамина азбука» клубы яңа очрашу көтә

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

«Мамина азбука» клубында очрашуларның беренче этабы тәмамланды. Гыйнвардан майга кадәр алып барылган очрашуларга җиде хатын кыз килгән, бүген инде катнашучылар арасында бала тапканнары да бар.

Очрашулар катнашучылар сораган тематика буенча узды. Биредә төрлебелгечләр: медицина, психология, социаль хезмәт өлкәсеннән чакырылды. Яңа белем hәм файдалы информациядән башка йөкле хатын кызлар клубта яңа танышлар тапты.

Бүген дә катнашучылар WhatsApp аша «Мамина азбука» группасында аралаша. Клубта әһәмиятле вакыйгабулды. Катнашучы Ольга Нуриева «Синең файдага» дигән Матди ярдәм күрсәтү фондыннан «Кечкенә бала тартмасын» бушлай алды. Тартманы гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булекчәсенең белгечләре аларга ярдәм итте. Ул тартмада яңа туган бала өчен бик күп кирәк-ярак бар: кием-салым,биләүлэр, уенчыклар һәм башкалар – барысы 28 әйбер бар иде.

15 майда Менделеевскның «Берег Надежды» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә очрашу узды.

Очрашуга балалар хастаханәсе шәфкать туташлары килде. Алар булачак аналарның күп санлы сорауларына җавап бирде. Очрашу ахырында, психолог hәм шәфкать туташлары клубта катнашучы хатын кызларга уңышлы бала табуларын теләделәр.

Гаилә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре теләгән һәр йөкле хатын кызларны «Мамина азбука» клубында катнашырга чакыра. 8 (85549)2-22-15 hәм 8 (953) 998-74-28 шалтыратыгыз яки Менделеевск шәhәре, Бурмистров урамы, 7нче «А»  йортына мөрәҗәгать итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International