Чаллыда «Бизнес старт» клубы утырышы

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 24 маенда Яр Чаллы мәшгульлек үзәгендә үз эшләрен ачып финанс  ярдәме алырга теләгән эшсез гражданнар өчен «Бизнес  старт» клубының чираттагы утырышы үтте.

Семинарда  катнашучылар  алдында  мәшгульлекнең актив формалары  бүлек башлыгы Светлана  Ленда  чыгыш  ясады. Ул үз эшен оештырырга  теләүчеләр өчен мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән ярдәм төрләре  турында мәгълүмат бирде.

Семинарда катнашучылар  эшмәкәрлекнең психологик  үзәнчелекләре  турында, үз эшеңне теркәү, салым системасы нигезләре, аның үзенчәлекләре хакында, хокукый актлардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат тыңлады. Бизнес-план төзү һәм стратегия, шулай ук маркетинг буенча да  белемнәрен тулыландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International