Мөслим картлар йортында Лев Толстойны искә алдылар

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Мөслимнең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре Л.Толстойның 190 еллыгы уңаеннан тематик чара оештырды.

А.Заһидуллина тарафыннан әзерләнгән һәм алып барылган очрашу «Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты» дип атала. Чара барышында бөек рус язучысының биографиясендәге кызыклы фактлар турында әйтелде, өлкәннәр фәлсәфи уйланулары белән дә уртаклашты.

«Анна Каренина» романыннан өзекләр укылды. Язучының тормышына нисбәтле презентация дә тәкъдим ителде.

Чарада аеруча игътибарга мохтаҗ кешеләр катнашты. Мондый әдәби кичәләр аларга күңел көрлеге өсти, тормышта активлыкны арттыра, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International