Инвалидлар өчен дә туризм оештырыла

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

22 майда Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Казанда булдылар. Татарстан башкаласында алар тарихи ядкарьләр белән танышты.

 Тәҗрибәле экскурсовод Асия Елагина Казан кунакларыны кызыклы тарихи фактлар белән таныштырды. Иске-татар бистәсендәге борынгы мәчетләр тарихы, серле Кабан күле риваятьләре, Г.Камал театрының үткәне һәм бүгенгесе, «Әкият» курчак театры, монастырлар һ.б. биналарның тарихы турында «Юлдаш»та тәрбияләнүчеләр тулы мәгълүмат алды.

Интернат-йорт администрацисея «Интегра тур» компониясенә олы рәхмәтен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International