Тәтештә Ведомствоара рейд узды

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

2018 елның  22 май көнне Тәтештә социаль хезмәт участогы кысаларында Н.А. Мулюкина белән. №4 нче соц участогының  Бидәнге, Бесооново, Бакырчы һәм Киртәле авыл җирлегенә бардылар.

Ведомствоара рейд кысаларында балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы В. А. Баландин,  опека һәм попечительлек секторы буенча баш инспекторы Л. Н. Краснова, О. Тархан ИП бүлеге  командиры Л. С. Куйруков белән бергә ведомствоара учетта һәм ведомство контролендә торучы гаиләләргэ патронирование ярдәмендә чыгу ашырылды.

Җиде гаиләдән 12 балигъ булмаган балаларның яшәү шартларын тикшерелде. Нәтиҗәдә, балаларга уку һәм үсеш эшчәнлеге өчен барлык шартлар да тудырылганы ачыкланды. Шулай ук торак-көнкүреш шартларының акты төзелде.

Мәктәп яшендәге балаларның ата-аналарына җәйге каникуллар вакытында стационар һәм палаткалы лагерьларда савыктыру үтәргә. 14 яшьтән 18 яшьтәге яшүсмерләргә эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашу тәкъдим ителде.

Барлык гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Бер гаиләдә тулысынча электр үткәргечне алыштырырга һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре нигезендә газ баллонын урнаштыргы кирәклеге ачыкланды. Ачыкланган төгәлсезлекләрне бер ай эчендә бетерергә кирәк. Гаилә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булегенең эчке контроленә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International