Лаиш тернәкләндерү үзәгенә спонсор ярдәме күрсәтелде

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

«Бергә булдырабыз» республика күләм хәйрия акциясе уңаеннан Лаиш тернәкләндерү үзәгенә 293 мең сумлык спонсор ярдәме күрсәтелгән.

«Ферекс» ҖЧҖ (Илнур Кормаев), «Ферекс Лаишево» ҖЧҖ (Сергей Казанцев) үзәккә кирәкле товарлар алырга финанс ярдәм күрсәтте.

Тернәкләндерү хезмәткәрләре һәм анда дәваланучылар хәйриячеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International