Лаишның тернәкләндерү үзәге балалары кош теле пешерде

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бүген Лаиш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр пешекче һөнәрен «үзләштерде».

Лаишның техник-икътисад техникумы мастеры Елена Замазова балаларны кош теле пешерергә өйрәтте.

Студентлар Алсу һәм Азалия белән бергә үзәктә тәрбияләнүчеләр камырдан чәчәкләр, йолдызлар, төрле фигуралар ясады. Балалар барысын да бик тырышып, яратып башкарды.

Мондый очрашулардан соң һәрвакыт бер-ике инвалид-бала пешекче булырга теләк белдерә. Бүгенге очрашуда үзәктә тәрбияләнүчеләрне башка төр сорауларда кызыксындырды. Алар техникумда уку шартлары, биредә нинди һөнәрләр алып булырга мөмкинлеге һ.б турында да кызыксынды.

Бүген узган чара «Бергә булдырабыз» республика программасы уңаеннан оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International