Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кабат үзгәргән

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 елның 22 маена Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1070 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 26 кешегә азрак.

Шулай ук узган атна эчендә эшсез кешеләр саны Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Кама Аланында кимгән.

Шуның белән беррәттән, бу атнада Чистайда азрак эшсезләр саны арту күзәтелә. Анда рәсми рәвештә теркәлгән 235 эшсез граждан исәптә тора. Бу узган атна белән чагыштырганда 7 кешегә күбрәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International