Дөрес туклану - яшәү нигезе

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Соңгы елларда сәламәт туклануга зур игътибар бирелә башлады. Сәламәт туклану – сәламәт яшәүнең нигезе булып тора.

Шуның өчен өстәлебездәге ризыкның нинди булуына һәрвакыт игътибар итеп торырга кирәк. Чаллы каласының «Ышаныч» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә узган очрашу туклану мәсьәләләренә багышланган иде.

Очрашуда катнашканнар өчен табип Фәридә Шәрифуллина гаиләдә балалар ризыгы буенча лекция укыды. Бәләкәй кунакларга өчен социаль хезмәткәрләр Резеда Кашапова һәм Әльмира Зарипова уеннар үткәрде.

Махсус мастер-классны  исә, Ольга Сафронова һәм Алсу Хаертдинова оештырды.Психологлар Юля Соловьева һәм Ландыш Нуриәхмәтова төрле трениглар уздырды. Ата-аналар «медитация» турында мәгълүмат алды, киләчәктә алар аны практикада да куллана алачак.

Ял көне клубы кыссаларында оештырылган очрашудан тыш та ата-аналар «Ышаныч» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Бу юлы төрле сорауларга үзәкнең педагогы Резеда Рафикова җавап бирде.

Киләсе очрашу 2 июньдә А Грин урамы, 9 йорт адресы буенча оештырылачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International