11 майда Алабуганың «Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Яман гадәтләр һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы» дигән тәрбия дәресе үтте.
Дәреснең максаты балаларның файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белемен тирәнәйтү; яман гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвеше тотарга теләк арттыру. Чараны тәрбиячеләр Максютина Надежда һәм Самойлова Гөлчәчәк үткәрде.
Дәрестә мәгълүмати – коммуникацион, уенлы, сәламәтлекне саклаучы технологияләр, шулай ук белемеңне арттыру технологияләре файдаланылды.
Дәрес башында балалар белән гадәтләр һәм аларның классификациясе турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң балалар «Файдалы- зыянлы» уенында катнаштылар. Уеннан соң «Зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре» дигән презентация карады.
Дәрес мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен оештырылды, анда 21 кеше катнашты.