«Балкыш»та экологик тәрбиягә зур урын бирелә

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында экологик культурага зур әһәмият бирелә.

Приютта балалар өчен «Страна Цветалия». программасы буенча нәтиҗәле эш алып барыла.

Әлеге программаны тормышка ашыруда тәрбиячеләр Альбина Борисова һәм Гөлназ Кормакаева «Җир планетасын саклыйбыз» дигән рәсем конкурсы оештырды. Проектның максаты балаларга Җир планетасын кадерләргә, сакларга өйрәтү, чөнки Җир безнең уртак йортыбыз. Тәрбиячеләр фикеренчә, конкурстан соң һәр бала табиггатьне саклау турында уйланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International