Яшел Үзәндә яшүсмерләрне һөнәр сайларга өйрәтәләр

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге 3нче номерлы гимназиянең 8 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чарасы уздырды.

Яшүсмерләр чәчтараш һөнәре турында мәгълүмат алды. Бу һөнәргә хезмәт базарында ихтыяҗ бар.

Чарада мастер-классны «Елена» салоны осталары үткәрде. Наталья Геннадьевна Осокина һәм Оксана Николаевна Валиева бик теләп үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашты. Чәчтараш һөнәренең серләре турында үз фикерләрен әйттеләр.

Укучы кызлар мастер-классларда актив катнашты, үзләре дә төрле прическалар ясап карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International