Казан ярминкә күргәзмәләр үзәгендә «Балалар дөньясы. Казан» дигән экспозиция узды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

17-19 май көннәрендә «Казан ярминкә»сендә күргәзмәләр үзәгендә «Балалар дөньясы. Казан» дигән экспозиция оештырылды.

Булачак аналарга хезмәт күрсәтү, балалар һәм аларның әниләренә тәгенләнгән проекта Казан шәһәренең халыкны хезмәт белән тәэмин итү хезмәтенең дә экспозициясе эшләде. Шәһәрнең мәшгульлек үзәге тарафыннан чарага килүчеләргә 16 мең вакансия тәкъдим ителде.

Экспозиция барышында 3 яшькә кадәр баласы булган 58 хатын-кыз өстәмә профессиональ программалар буенча консультация алды. Моннан тыш мәшгульлек үзәге белгечләре вакантлы урыннар, балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча килеп туган сорауларга да җавап бирде.

Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелде. Шулай ук, кунакларга «1000 вакансий», «Есть работа» дигән газеталар да таратылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International