Алабуга «Доверие» үзәгенең белгечләре муниципаль форумында катнашты

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Алабуга районының «Доверие» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Тату гаилә» федераль партия проекты уңаеннан «Тату гаилә - уңышлы киләчәк гарантиясе» дип аталган муниципаль форумда катнашты.

Форум программасы тәрбия процессында катнашучы һәрбер кешене берләштерде: укытучылар, белгечләр, ата-аналар комитетлары һ.б. Дискуссион мәйданчыклар бала тормышының актуаль аспектларына: тирә-ягындагы кешеләр белән аралашуы, мәктәптә үз-үзен тотышы, интернет челтәренең балаларга тәэсире һәм башка бик күп кызыклы темаларына багышланды.

Үзәк белгечләре «Балалар һәм яшүсмерләрнең деструктив үз-үзен тотышын кисәтү» мәйданчыгында актив катнашты.

Мәйданчыкны Алабуга муниципаль  районының прокурор ярдәмчесе Салахутдинова А.Н., балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Маркина И.Ю.,  «Шанс» психология-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге директоры Корочкина С.В. алып барды. Форум белгечләрнең белемен арттыру, тәҗрибә уртаклашу яхшы чара булып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International