«Асылташ» балалары республика бәйгесендә катнаша

2018 елның 18 мае, җомга

Һәр елны үткәрелә торган бөтенроссия конкурсында катнашу «Асылташ»  социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен яхшы традиция булып тора.

Әлеге конкурс Россия полициясенең авторитетын ныгыту, аңа ышанычын күтәрү, шулай ук балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә булыша.

Менә быел да балалар беренче урын өчен көрәшергә лаеклы берничә яхшы эшләрен әзерләп компетентлы жюри хөкеменә куйды. Конкурска әзерләнгән әйберләр арасында хәттә кинолог Степа абый  үзенең ышанычлы дусты - эте белән дә бар иде.

 Яшь конкурсантлар бик тырышты, зур эш башкарды – кызыклы идеяләрдән башлап аны тормышка ашыруга кадәр барып җиттеләр.

Персонажның образын дөрес итеп сурәтләү өчен балаларга полиция хезмәткәрләренең катлаулы эше белән якынрак танышырга һәм кием формаларының бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә туры килде.

Нәтиҗәдә, Яр Чаллы эчке эшләр идарәсе белгечләре балаларның иң яхшы эшләрен Казан шәһәренә республика дәрҗәсендә «Асылташ» социаль приютының данын якларга җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International