Чаллыда Эшсез мәктәбе чарасы узды

2018 елның 11 мае, җомга

Чаллының мәшгульлек үзәгендә озак еллардан бирле Эшсез мәктәбе дәресләре оештырыла.

Әлеге чара үзәккә мөрәҗәгать иткән гражданнар өчен уздырыда. Чара лекцияләр формасында үтә. Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре кешеләргә эш базары, хезмәт урыннарын югалтканнарның хокуклары һ.б. турында тулы мәгълүмат бирә.

Чираттагы шундый лекция 10 майда узды. Ул «СТОП ВИЧ/СПИД» россиякүләм акция уздырылган атнага туры килү сәбәпле, әлеге темага күбрәк басым ясалды. Лекциядә катнашучыларга мәгълүмати буклетлар да таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International