Кинезотерапия – бу актив дәвалау методы, анда пациент сәламәтләндерү процессында тулысынча катнаша.
Баулы интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен әле тернәкләндерү чаралары даими оештырылып тора. Интернат-йортта яшәүчеләр терәк-хәрәкәт аппаратын торгызу өчен атнасына өч тапкыр велотренажерда һәм йөгерү “юлында”шөгыльләнә. Нәтиҗәдә, пациентның үз-үзенә ышанычы арта, сәламәтлеге ныгый.