Мамадыш инвалидлар һәм картлар йорты «Ритэк» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының «Спорт» номинациясендә «Көчле рухлылар» проекты белән катнашты һәм җиңү яулады.
Картлар һәм инвалидлар йортында бик күп яшь инвалидлар яши. Мондый кешеләргә аралашу җитми. Сәламәтлекләре җитеп бетмәү сәбәпле, алар спорт комплексларында шөгыльләнә алмый. Шуңа күрә Мамадыш инвалидлар һәм картлар йорты «Ритэк» социаль һәм мәдәни проектлар Конкурсының «Спорт» номинациясендә «Көчле рухлылар» проекты белән катнашты. Бу бщйгедщ алар җиңү яулады. Проект волейбол мәйданчыгы төзү буенча эшләнгән.
Бу проектны тормышка ашыру максатыннан төзү материаллары кайтарылды. Интернат хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр көче белән төзелеш эшләре башланды.
Бу мәйданчык картлар һәм инвалидларның ялларын оештыруны файдалы һәм тулырак итәчәк.