17 майда Балык Бистәсендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, социаль авыр хәлдә калган гаиләләрне ачыклау мәсьәләләренә багышланган темага күчмә зональ киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе оештырды.
Киңәшмәдә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Ю.И. Абдреева, Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе секретаре И.Х. Гарифуллина, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгыннан З.В.Мөсабирова һ.б. белгечләр катнашты.