Арчадагы «Өмет чаткысы» балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Арча районы электр челтәренә экскурсиягә барды.
Сәяхәт «Бергә булдырабыз» республика проекты уңаеннан оештырылды. Балаларны инженер Ләйсән Миннебаева каршы алды. Иң элек ул балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Аннары аларга диспетчерлык пункты, дежур хезмәткәрләр эше турында сөйләде.
Балалар төп җиһазлар, аны куллану тәртибе турында, электро-энергетика өлкәсендә эшләүчеләрнең җаваплы хезмәте турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Экскурсия бик кызык узды, балаларга энергосистеманың эше турында якыннан танышу мөмкинлеге бирде.