Менделеевскта Пионер көне узды

2018 елның 18 мае, җомга

 

 

Менделеевскның «Берег надежды» комплекслы социаль тернәкләндерү үзәгендә «Учак булып яныгыз!...»  дип аталган чара булып узды.

ПАО Лукойлның VI социаль проектлар конкурсында җиңү яулаган «Праздник для души» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган проект, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Бөтен союз пионерлар оешмасы көненә багышлап оештырылды.

Чараның максаты: өлкәннәр һәм инвалидларның комплекслы мәдәни һәм социаль-рухи тернәкләндерү аша тормыш сыйфатын яхшырту, ди оештыручылар.

Чараның бурычлары: проектта катнашучыларны бәйрәм әзерләү һәм үткәрүгә, чарада актив катнашуга җәлеп итү иде.

Бәйрәмгә әзерлек бүлектә алдан ук башланды: реабилитантлар бәйрәмгә ак бантлар һәм кызыл пионер галстуклары тектеләр, пионерлар җырларлаган җырларны һәм пионерларнын традицияләрен искә алдылар. Хәтта барабан да алып килделәр. Гадәттәгечә, бәйрәм тантаналы тезелеп басу белән башланып китте. Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Наталья Борис кызы Щербакова –үзе дә пионерларның өлкән әйдәп баручысы булган. Ул барлык катнашучыларны «пионер сафларына кабул итте». Бәйрәм кунаклары бер-берсенә пионер галстуклары такты. «Вакыт узган, ә куллар бу серле төенне барыбер хәтерли» - дип билгеләп үтте ветераннар.

Шуннан соң «пионерлар» иртәнге гимнастика ясады. Аннары ике отряд - «Тимурчылар» һәм «Факел»га бүленеп, отряд смотрында катнаштылар. Девиз әйтеп һәм пионер гимнарын җырлап, марш атлады. Ике отряд та «ГТО нормаларын тапшырды», символик чүп-чарларны җыйды. Реабилитантлар чарага әзерләнгән кызыклы уеннарда, викториналарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты. Бәйрәм кызыклы һәм күңелле узды. Чара яраткан пионерлар җыры «А, ну-ка, песню нам пропой весёлый ветер»ны жырлап тәмамланды.

Социаль хезмәт алучылар сүзләреннән: «Пионерия көне күптән рәсми бәйрәм булудан туктады. Әмма бүгенге көнгә кадәр без бик теләп пионер балачагыбызны искә алабыз. Ә бу чара - шуны иң яхшы раслау!»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International