Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында шашка һәм шахмат буенча сайлап алу ярышлары узды.
Республика турнирында катнашу максатыннан, Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында шашка һәм шахмат буенча сайлап алу ярышлары булып узды. Ярыш атмосферасы катнашу, дусларча аралашу, буш вакытны файдалы уздыруга корылган идее, ди проект авторлары.
Дусларча уеннан соң җиңүчеләр билгеләнде. Шашка буенча А.Афанасьев, ә шахматта Ф.Сафиуллин җиңүче дип табылды. Алар Республика ярышларында интернат данын яклаячаклар.
Мондый чаралар интеллектуальсәләтне, логик фикерләүне үстерә, өлкәннәр һәм инвалидларның ялларын оештырырга булыша.