Төзелеш предприятиесе хезмәт хакы буенча бурычын кайтарды

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Үткәрелгән чаралар барышында үз эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә алып баручы Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы предприятиесе 1114 хезмәткәренә 26883,28 мең сум күләмендә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International