Менделеевскта социаль хезмәт алучыларга профилактик әңгәмәләр оештырылды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

«Катгый юк!» дип аталган чараның төп максаты әңгәмәгә килүчеләр арасында спиртлы эчемлекләргә карата тискәре мөнәсәбәт уяту.

Әңгәмә барышында социаль хезмәткәрләр тыңлаучыларга олы яшьтәге эчүчеләрнең проблемалары хакында фикер алышты:ни өчен спиртлы эчемлекләр куланалар, әлеге авыруның килеп чыгу сәбәпләрен аңлаттылар.

Әңгәмә азагында бер уртак фикергә киленде:олы кешегә үз һәм якыннарының тормышын бозмау өчен, аларны ихтибар күрсәтергә кирәк. Һәрвакыт физик халәтне кайгыртып торырга, нинди дә булса шөгыль табу мәслихәт.

Менделеев муниципаль районының  "Берег Надежды" үзәгенең өй шартларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче  социаль хезмәткәрләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International