Яңа Савин районында узган кече-ярминкәдә сигез предприятие катнашты

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Бүген,16 майда, Казан шәһәренең Яңа Савин районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә кече-ярминкә узды.

Ярминкәдә 103 вакансия тәкъдимителде.Яңа Савин районының 8 предприятиесе: «Вертекс», Контрак буенча сайлап алу пункты,  «Инвест плюс ТКХҖЧ», «Авангард» ҖЧҖ,  «Покровские пекарни»ҖЧҖ, «Волна» спорт мәктәбе,  Тандер («Магнит» кибете),  «Метроэлектротранс» оешмалары катнашты.

Эшкә урнашырга теләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча хезмәт урыннары игълан ителде:инженер, менеджер, персонал буенча менеджер, риэлтор, call-үзәк белгече, техник,  склад мөдире, контракт нигезендә эшләүчеләр, товаровед, бухгалтер, пешекче, сатучы, ипи пешерүче, электр механигы,  троллейбус йөртүче, кондуктор, фрезеровщик, урам себерүче, җыештыручы һ.б.

Сөйләшүләр барышында эш урыннары тәкъдим итүчеләрнең вәкилләре хезмәт шартлары, персоналга булган таләпләр, шулай ук эш эзләүчеләрнең башка төрле сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International