Бүген, 15 майда, Бөгелмәнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе узды. Чарага 20 кеше килде.
Вакансияләр ярминкәсендә «Метроэлектротранас» МУП, «Котопес» ҖЧҖ җитәкчеләре һәм кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Ярминкәдә кондуктор, машина йөртүче һәм сатучы һөнәрләренә эш урыннары тәкъдим ителде.
Чарага эш белән тәэмин итү үзәгендә тормаучылар да килгән иде. 20 кешенең 8енә үз резюмыларын калдырырга тәкъдим ителде.