Арчада «Бергә булдырабыз» проекты уза

2018 елның 15 мае, сишәмбе

«Ныклы гаилә – бәхетле балачак» юнәлеше буенча Арча педагогия көллияте волонтерлары Халыкара гаилә көненә багышланган «Минем гаилә» дип исемләнгән спорт – күңел ачу чарасы үткәрде. Уеннарда балалар әти-әниләре белән актив катнашты. Бәйрәмдә бер-береңне аңлау, мәхәббәт хисләре, дустанә мөнәсәбәтләр ныгыды. Балалар шигырьләр сөйләде, биеде, уйнады. Гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара ахырында барысы бергә «Һәрвакыт булсын кояш» җырын башкарды, күңелле флешмоб биеделәр.

Проектны оештыручылар фикеренчә,мондый чаралар балаларда гаиләгә, якыннарга карата мәхәббәт, ихтирам, алар турында кайгыртучанлык хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International