«Апрель» үзәгендә коммуникацияне үстерү буенча балалар белән шөгыльләнәләр

2018 елның 11 мае, җомга

«Апрель» үзәгенә килүче һәр бала диярлек бөтенләй сөйләшми, яки сөйләмендә тоткарлыклар бар.

 Әгәр дә бала беркайчан да сөйләшмәгән икән, ул үзен агрессив тотырга мөмкин. Андый балалар үз теләкләрен ничек аңлатырга икәнен белми. Шул ук вакытта сөйләшә алмаган балалар өчен аралашуның башка альтернатив ысуллары да бар.

Логопед Антонова Жанна Владимировна балаларның коммуникациясен үстерү белән шөгыльләнә. Һәр бала өчен ул аерыш коммуникация чарасын сайлый. Бу Макатон, жест-хәрәкәтләр, коммуникация системалары, төймәләр булырга мөмкин. Жанна Владимировна балалар белән уен формасында шөгыльләнә, һәм һәр балага аралашырга мөмкинлек бирә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International