Лениногорск шәһәрендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ел саен авыр хәлдә калган гаиләләрне эшкә урнаштыру җаен кайгыртып тора.
Чираттагы чара вакытында 10 гаилә эшкә урнашу буенча мөрәҗәгать иткән, аларның икесе Лениногроск районыннан. Гражданнарга эшкә урнашу буенча консультация, вакансияләр тәкъдим ителде. Очрашу нәтиҗәсендә 6 кеше юллама алды.
Эшсез гражданнар мәшгульлек үзәгенә чакырылды, киләчәктә алар белән нәтиҗәле эш алып барылачак.