Законны белмәү, җаваплыктан азат итми

2018 елның 11 мае, җомга

 

7 май көнне Түбән Кама муниципаль районының «Весна» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә төркемле дәресләр узды.

«Законны белмәү җаваплылыктан коткармый» дип аталган төркемле дәрес хокук бозуны кабат кисәтүгә юнәлдерелгән «Үзгәрешләр җиле» клубы эшчәнлеге уңаеннан узды. “Веста” үзәгенең белгечләре оештырган проекта 12 яшүсмер катнашты.

Проект барышында Үзәкнең юрист киңәшчесе Светлана Михайлова РФ Җинаять кодексының төп кануннары турында әңгәмә үткәрде. Катнашучыларга төрле сораулар бирелде: нәрсә ул хокук? Нәрсә ул җинаять? Нәрсәул җаваплылык? Балаларның аерым игътибары теләсә кайсы хокук бозу очрагына аерым җәза каралган булуына юнәлдерде, законнарны белмәү, өлкән кешеме ул, хәтта баламы, җаваплылыктан коткармый икәнлеге искәртелде.

Әңгәмәдән соң катнашучыларга «Балалар рәшәткә артында утыра» дип аталган видеофильм карарга тәкъдим ителде. Бу фильм балаларда тирән тәэсир тудырды, уйларнырга җирлек бирде: ирекле тормышыңны шушылай үткәрергә кирәкме соң, рәшәткә артында үткәрелгән елларны кире кайтарып булмый икәнлегенә төшенделәр.

Дәрес ахырында, яшүсмерләргә законны бозмаска һәм кабат хокук бозу очракларын булдырмаска киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International