“Тылсым” үзәгендә иҗади күргәзмә

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләнү булегендә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында талантлы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар көче белән “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады – геройларга мәңгелек хәтер” девизы астында иҗади күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәгә иҗадилыкны, эстетик зәвыкны үстерүгә булышлык итүче оригами, эрготерапия, сәйлән үрү һәм башка технологияләрне кулланып иҗат ителгән кул эшләнмәләре куелды.

Кул астында булган әйберләрдән өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар үзләренең сәламәтлекләре өчен файдалы һәм кызыклы кул эшләнмәләре ясадылар. Бу чарада өлкәннәр һәм инвалидлар зур кызыксыну белән һәм бик теләп катнаштылар. Пенсия яшендәге Гөльяр Рәвил кызы Васильева сәйләннән бик матур каен агачы үрде, Хәния Нәкип кызы Сәләхова ыргак белән розалар бәйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International