Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова Халыкара гаилә көненә багышланган «Бәхет агачы» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты декоратив-гамәли иҗат ярдәмендә гаилә нигезен ныгыту һәм үстерү иде.
Белгеч катнашучыларга гаилә нигезе һәм нәсел агачы турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар үзләренең гаилә тарихы белән уртаклаштылар, үз куллары белән «Бәхет агачы» ясадылар.
Чарада барлыга 11 кеше катнашты.