Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге Европа иммунлаштыру атналыгына кушылды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Европа иммунлаштыру атналыгы кысаларында Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре каршында Зәй, Әлмәт, Лениногорск районнарында кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең территориаль органы башлыгы вазифаларын башкаручы Ринат Насыйбуллин, Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Фалих Зәйнуллин чыгыш ясадылар.

Алар чыгышларында халыкны вакциналаштыру мөһимлеге, урманда һәм бакча участокларында талпаннарның активлашуы белән бәйле рәвештә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук белгечләр “Тукта, ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе турында мәгълүмат бирделәр.

Аларның чыгышларыннан соң үзәк белгечләре үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга җавап алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International