Түбән Кама «Балкыш» социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче чара узды

2018 елның 11 мае, җомга

«Профориентация калейдоскобы. Минем хыялым һөнәре» программасы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында «Чәчтараш сәнгате» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.

Дәрестә балалар чәчтараш һөнәре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр, чәч белән эшләү нечкәлекләренә төшенделәр.

Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр чәчтараш һөнәренә укып була торган урта һөнәри буын уку йортлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International