Әлмәттә зона киңәшмәсендә гаиләләрнең социаль тернәкләндерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 11 мае, җомга

10 май көнне Әлмәт шәһәрендә ведомствоара зональ семинар-киңәшмә узды. Аның темасы – “Кисәтү системасы субъектларының социаль куркыныч һәлдә булган гаилә һәм балаларны ачыклау һәм социаль тернәкләндерүендә катнашуы турында”.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының министр урынбасары Юлия Абдреева, социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы Анжелика Вәлиева, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гәрифуллина, Әлмәт, Әгерҗе, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International