Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы министр урынбасары Энҗе Нияз кызы Нигъмәтҗанова эш визиты белән Чистай муниципаль районында булды.
Ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә гражданнарны кабул итте. Шәхси кабул итүләр нәтиҗәләре буенча барлык кешеләргә дә гамәлдәге закон кысаларында тулы җаваплар бирелде. Моннан тыш, Энҗе Нигъмәтҗанова Министрлык карамагындагы Чистай муниципаль районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды.