Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә V муниципаль “Хезмәт кешесен данлыйбыз!” дип исемләнгән басма материаллар бәйгесенә йомгак ясалды

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Эшче һөнәрләренең абруен һәм хезмәт кешесенең социаль статусын күтәрүгә юнәлдерелгән V муниципаль “Хезмәт кешесен данлыйбыз!” дип исемләнгән басма материаллар бәйгесе тәмамланды.

Иҗат конкурсында шәһәрнең һәм Алабуга муниципаль районының 10 мәктәбеннән 5-7 сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 14 иҗади эш тәкъдим ителде.

Бәйгенең нигезләмәсе буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Эксперт советы йомгак ясады.

«Мин – эшче» номинациясендә

1 урын - Кучина Александра «Минем хыял – пешекче булу» 6 сыйныф;

2 урын - Матвеев Матвей «Хезмәт кешеләренә рәхмәт әйтик!» 7 сыйныф;

3 урын - Юсупов Рәмзил «Токарь» 7 сыйныф.

 

«Яшьләрнең остазы» номинациясендә

1 урын – Потапов Егор «Агроном булу җиңел түгел!» 6 сыйныф;

2 урын – Колбасов Николай «Минем тормышым хыялы» 7 сыйныф.

 

«Хезмәт династиясе» номинациясендә

1 урын – Мустафин Булат «Кайда тугансың, шунда кирәк буласың» 7 сыйныф;

2 урын – Минеев Кирилл «Кеше эш белән данлы!» 6 сыйныф.

 

«Үз эше остасы» номинациясендә

1 урын – Шәрәфиева Аделина «Электрикка хөрмәт» 6 сыйныф;

2 урын - Клинов Ярослав «Пешекчене данлыйк!» 5 сыйныф;

3 урын – Смирнов Сергей «Автомеханик» 7 сыйныф;

3 урын – Гуремулта Арина «Бар эшкә дә оста» 6 сыйныф;

3 урын - Перевозников Всеволод «Хезмәт кешесе» 7 сыйныф.

Барлык катнашучыларга да дипломнар, ә җиңүчеләргә спорт товарлары кибетенә сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International