Ветеранны котлау

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган иптәше Шәмсениса Миннәхмәтованы Җиңү көне белән котладылар.

Шәмсениса Хабибулла кызы Алабугада туган, инде дүрт ел интернатт яши. Сугыш елларында Лубян авылында урман әзерләү эшендә эшләгән, агач кискән.

Директор урынбасары Фәүзия Зайцева ветеранны Җиңү көнебелән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде һәм Татарстан Республикасы президенты исеменнән бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International