Балтач районында “Рәхмәт безнең ветераннарга” дип исемләнгән акция узды

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

«ДоброГод» акциясе кысаларында  Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Балтач “Наз” комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Тәслимә Хасанова һәм медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллиналар карамактагы тыл ветеранының өендә очрашу үткәрделәр.

Бу чарада социаль педагог Наталья Закирова җитәкчелегендәге волонтерлар “Рәхмәт безнең ветераннарга” дип исемләнгән акция үткәрделәр.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсүту бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, чәчәкләр бүләк итте. Шулай ук Фидалия Зәкиева ветераннарга сугыш чоры җырларын бүләк итте. Бу чара түгәрәк өстәл  артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International