Министрлыкта республиканың тугыз предприятиеләрендә булган хезмәт хакы буенча бурычларны кайтару, иминият кертемнәрен түләү һәм салым түләүләре буенча фикер алыштылар

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

20 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советы утырышы узды.

Чара барышында республиканың тугыз предприятиеләрендә булган хезмәт хакы буенча бурычларны кайтару, иминият кертемнәрен түләү һәм салым түләүләре буенча фикер алыштылар.

Карау нәтиҗәләре буенча «ОРТЭКС» ҖЧҖ турында материалларны прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International