Эшсезләр һәм яңа эшчәнлек өлкәсен эзләүчеләр эшкә урнаша алачак

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Иртәгә, 12 апрель көнне, Лениногорск мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада 20дән артык эш бирүче предприятиеләрнең катнашыр дип көтелә. Алар барлыгы 150дән артык вакансия тәкъдим итәчәкләр.

Эш эзләүчеләр мәшгульлек үзәге белгечләренә сорауларын бирә алачак, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үтү һәм юридик консультация алу мөмкинлеге тудыралачак.

Чара Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 31нче йорт адресы буенча узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International