Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 5 215 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән

11 апрель 2018 ел., чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 10нчы апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 724 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 10 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39 326га тиң. Соңгы атнада гына да оешмалар 5 215 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,32 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 761 кеше эшсез дип танылган, шуларның 713 – моңа кадәр хезмәт куйган. 77 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования