Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 8нче апреленә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 490 анасына билгеләнгән.